«Саба район үзәк хастаханәсендә” яңа цифрлы рентген маммограф Р-500 "Маммоскрин"урнаштырылды. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»федераль программасы кысаларында бирелгән.
Яңа маммографның төп өстенлеге-фотоның сыйфаты күпкә югарырак, нур йөкләнеше азрак. Фотоның төгәллеге арту сәбәпле, әлеге аппарат төгәлрәк диагностика үткәрергә һәм яңа шешләрне иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә.
Хәзерге вакытта маммография-күкрәк яман шешне диагностикалауның иң эффектив ысулы. 40 яшьтән соң һәр хатын-кызга елына бер тапкыр маммография үтәргә кирәк.
Саба район үзәк хастаханәсе белгечләре уку уза.