«Абдулла Алишның тылсымлы әкиятләре» дигән әдәби калейдоскоп

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

А.Алишның туган көне уңаеннан Мамалай балалар бакчасында Казанчы Бигәнәй авыл китапханәчесе  «Абдулла Алишның тылсымлы әкиятләре» дигән әдәби колейдоскоп үткәрде. Абдулла Алиш шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар яза, әмма ул татар әдәбияты хәзинәсенә кергән әкиятләре белән аеруча билгеле. Китапханәче башта балаларны язучының гади булмаган биографиясе белән таныштырды, аның иҗаты, Бөек Ватан сугышы елларындагы  батырларлыгы турында сөйләде. Аннары балалар “Сөйләшә торган үрдәк” викторинасында, “әкият геройлары парады”, “Кайсы  әкиятләргә нинди табышмаклар  туры килә”, конкурсларында катнаштылар. Чарага « Алиш  әкиятләре-энҗе бөртекләре» дигән китап күргәзмәсе куелды. Балаларны  кызыксындырган барлык китапларны өйгә алып  укырга мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International