Игътибар!!! 2023 елның 3 октябрендә гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре узачак.

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

    Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оештыру күрсәтмәләре нигезендә, 2023 нче елның 3 октябрендәге Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Саба муниципаль районында да, башкарма хакимиятнең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үткәрү планлаштырылган.

     Күнегүләр барышында авыл җирлекләрендә, оешмаларда һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр тематикасы буенча гамәли чаралар үткәрү, Татарстан Республикасы халкына хәбәр итү системасын тикшерү, уку сигналларын идарә органнарына җиткерү, шулай ук абонентларның кәрәзле телефоннарына смс - җибәрү планлаштырылган.

     Тынычлык һәм тәртип саклавыгызны сорыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International