«Мөмкинлекләр дөньясы» проекты үз эшчәнлеген дәвам итә.

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

«Мөмкинлекләр дөньясы» проекты үз эшчәнлеген дәвам итә. 

Бүген,20сентябрь көнне,«Яшьлек» яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы гранты ярдәмендә «Мөмкинлекләр дөньясы» проектының чираттагы чарасын гамәлгә ашырды.

Кызыл Мишә авылында урнашкан "Саба интернат мәктәбендә" тәрбияләнүче , сәламәтлеге чикле балалар өчен, фотограф Хәлилова Әдилә фотога төшерү буенча мастер –класс үткәрде. Биредә ул балаларны әлеге һөнәр белән таныштырды, шулай ук фотога ничек дөрес һәм матур төшү серләренә өйрәтте. Балалар үзләре дә бик кызыксынып бер-берсен фотога төшереп, үзләрен фотограф буларак сынап карады.

Чара Саба психологик-педагогик ярдәм үзәге психологы Алина Ногуманова ярдәмендә үткәрелгән мавыктыргыч дәрес белән дәвам итте .

Балаларга үзләре төшергән фотосүрәтләр, футболка, блокнот, ручка  истәлеккә бүләк ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International