Финал Всероссийского конкурса «АгроНТРИ-2023»

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

2023 елның 13 - 16 сентябрендә Казанда авыл җирлекләре һәм кече шәһәрләрдә урнашкан гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты  нигезендә оештырылган «АгроНТРИ-2023» бөтенроссия конкурсының финалы узды. Әлеге бәйгенең финалында Ставрополь һәм Пермь төбәкләреннән, Саратов, Самара, Волгоград һәм Киров өлкәләреннән, шулай ук Башкортостан һәм Татарстан республикаларыннан барлыгы 177 укучы катнашты. Әлеге укучылар арасында Сәләтле балалар мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гатауллина Гөлфия Илгизәр кызының да булуы аеруча сөенечле. Бәйгедә катнашучылар  сигез номинациядә көч сынаштылар: «Агрокоптер», «Агроробот», «Агрокосмос», «Агрометео», «ДоброПчел», «АгроБио», «АгроВет» һәм «АгроРовер». Нәтиҗәдә Гатауллина Гөлфия “Агрокосмос” номинациясендә 2 нче урынны яулады. Гөлфияне һәм аның җитәкчесе - информатика укытучысы Гаптерахимов Рәсим Тәсним улын зур җиңүләре белән чын күңелдән  котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International