2023 елның 21 октябре 18.00 сәгатьтән 22 октябрь 09.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
22 октябрь төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
-15-17 м/с көчле төньяк-көнбатыш җиле ;
- көньяк һәм көнчыгыш районнардагы юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
"Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне"
Иләбәр авылыннан чираттагы гуманитар ярдәм ерак юлга кузгалды.
20 нче октябрьдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә» «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тарафыннан агачтан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
20 нче октябрь көнне ҖЧ “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы Зарипов җитәкчелегендә игенче механизаторлар, шоферлар, ветераннар, әйдәп баручы белгечләр район үзәгендә Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнаштылар.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 2023 елның 24 октябрендә 10.00 сәгатьтә узачак «Физик затларның мөлкәтенә салым салу» темасына вебинарга чакыра.
Вебинар спикерлары: Алсу Шакирова, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2 нче номерлы камераль контроль бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы.
Бүген Сәләтле балалар мәктәбенә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов һәм Кытай Халык Республикасы делегациясе: Кытай Халык Республикасының Татарстан Республикасындагы Генераль консулы - Сян Бо әфәнде, мәгариф эшләре буенча консул, икенче секретарь - Лю Сюецзяо ханым, консул - Се Сыци ханым кунакка килделәр.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
18 нче октябрь көнне Икшермә кадет интернат-мәктәбе базасында физик тәрбия укытучылары өчен "Баскетбол буенча укыту-тренировка процессын төзү үзенчәлеге" дигән темага семинар үткәрелде.
Миндюш тимер юл разъездында авария хәлендәге торакны сүтү эшләре бара. Эшләрне «Шеморданский МПП ЖКХ»АҖ алып бара.