ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Саба муниципаль районының Мамалай авылында автомобиль юлында ясалма яктырту урнаштыру буенча эш алып барыла.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бүгенге көндә Мамалай авылы зиратында агач кисәләр. Агачлар гражданнарның үзара салым акчасына киселә. Эшне ИП Галиуллин И.И. оешмасы башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

  Бу уңайдан, Хуснулла һәм Аллагияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография сыйныфы укучылары өчен укытучылар  Мөбарәкжанова А.З. һәм Абдуллин Р.Х. тарафыннан  "Саба район хастаханәсе" дәүләт автоном учреждениесенең психиатры  Юсупова Миляуша Хамитовна белән очрашу оештырылды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Ә.Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә «Алтын куллар» клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Клуб җитәкчесе Альбина Шамилова плюшь җептән “Пончик” мендәрен бәйләү буенча мастер-класс үткәрде. Чара барышында китапханәче бәйләү өчен нинди эш кораллары һәм материаллар кирәк булачагын сөйләде. Чарада катнашучылар үзләрен бу сәнгатьтә сынап карадылар. Плюшьтән әйбер бәйләү-кызыклы процесс. Нәтиҗә һәрвакыт матур, кулдан ясалган әйберләрне һәркем зур бүләк итеп кабул итәчәк.

Тэги: Мәдәният бүлеге

21 октябрь көнне Сатыш авыл җирлеге үзешчәннәре, мәдәният йорты, учрежденияләр   коллективы «Милләт яме -йола, бәйрәмнәрдә!» дип исемләнгән фестиваль-конкурста катнашты.

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Татарстан  буенча Социаль фонд бүлеге һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үзара мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Татарстанда 1000 якын әти бала карау ялын рәсмиләштергән

 

21 октябрьдә Юлбат мәдәният йортында "Милләт яме - йола бәйрәмнәрдә» дип исемләнгән фестиваль - конкурс узды. Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре Юлбат авыл җирлегенең үзешчән сәнгать коллективы белән берлектә "Кәләш бирнәсе әзерләү" йоласын  күрсәттеләр. Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында  “Икмәк - безнең байлыгыбыз” дип исемләнгән атналык булып узды. Атна дәвамында балаларның өстәлдә икмәк барлыкка килүе турындагы күзаллаулары киңәйтелде. Икмәкне  булдыруда катнашы булган кешеләрнең һөнәрләре турында сөйләнде. Балаларда икмәккә, аны барлыкка китерүче кешеләрнең хезмәтенә сакчыл караш тәрбияләнде. Икмәктән пешерелгән ризыкларның үсеп килүче организм өчен файдасы турында күзаллау булдырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International