Ел саен 10 октябрьдә Россия һәм башка илләр Бөтендөнья психик сәламәтлек көнен билгеләп үтәләр. 2023 елда бу көннең темасы: "Психик сәламәтлек - кешенең универсаль хокукы."
Бу уңайдан, Хуснулла һәм Аллагияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография сыйныфы укучылары өчен укытучылар Мөбарәкжанова А.З. һәм Абдуллин Р.Х. тарафыннан "Саба район хастаханәсе" дәүләт автоном учреждениесенең психиатры Юсупова Миляуша Хамитовна белән очрашу оештырылды
Кешенең психик сәламәтлеге даими ярдәмгә һәм камилләшүгә мохтаҗ.
Психиатр әйтүенчә, бу максатка ирешү өчен дөрес ашау, яхшы йоклау, начар гадәтләрне бетерү һәм сәнгать, спорт белән шөгыльләнү мөһим. Шулай ук әңгәмә барышында тискәре эмоцияләр тупламаска, ләззәт китергән нәрсәгә игътибар итергә һәм стресс белән көрәшергә өйрәнергә киңәш бирелде. Моннан тыш, якыннарыгыз, дусларыгыз белән аралашу һәм башкаларның ярдәмен кабул итү мөһим.
Бөтендөнья психик сәламәтлекне саклау көне - үзегез белән якыннанрак танышу, хисләрегез турында уйлау һәм эчке иминлегегез турында кайгырту өчен менә дигән вакыйга. Без һәрвакыт истә тотарга тиеш, психик сәламәтлек беренче урында тора һәм барлык кешеләр бәхетле һәм канәгать булырга тиеш. Бу көн безгә психик тигезлек турында кайгырту мөһимлеген искә төшерә. Стресс, борчылу, мәшәкатьләр белән тулган бүгенге дөньяда психик сәламәтлекне саклау зарурлыкка әйләнде.