Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында “Икмәк - безнең байлыгыбыз” дип исемләнгән атналык булып узды. Атна дәвамында балаларның өстәлдә икмәк барлыкка килүе турындагы күзаллаулары киңәйтелде. Икмәкне булдыруда катнашы булган кешеләрнең һөнәрләре турында сөйләнде. Балаларда икмәккә, аны барлыкка китерүче кешеләрнең хезмәтенә сакчыл караш тәрбияләнде. Икмәктән пешерелгән ризыкларның үсеп килүче организм өчен файдасы турында күзаллау булдырылды.
Кече Кибәче авылы зиратында киселгән ботакларны һәм чыбык-чабыкларны яндыру өчен өмә оештырылды.
21 октябрь көнне Түбән Шытсу авыл җирлеге үзешчәннәре, мәдәният йорты, учрежденияләр коллективы «Милләт яме -йола, бәйрәмнәрдә!» дип исемләнгән фестиваль-конкурста катнашты.
Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган Фестиваль-конкурс Саба муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында үткәрелә. Һәр коллектив традицион-халык йолаларының театральләштерелгән куелышын күрсәтә.
Безнең хезмәткәрләр «Уракка төшү» халык йоласының театраль куелышы белән чыгыш ясадылар. Фестиваль-конкурс Юлбат мәдәният йортында узды.
Олы Кибәче урта мәктәбенең "Күңелле сәхнә" түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз Гаилә һәм мәктәп театрларының "Гаилә тарихы", "Театрның яше юк" Беренче Республика фестиваль конкурсында актив катнашып, Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Ретро автомобильләр күргәзмәсендә дә булдылар.
Бөтендөнья инсульт белән көрәш көне уңаеннан, 23-29 октябрь Россиядә «Инсульт белән көрәш атналыгы»дип игълан ителде. Төп бурыч булып, гражданнарда сәламәт туклану культурасын формалаштыру, шул исәптән тоз куллануны контрольдә тоту, шулай ук артериаль басымны контрольдә тоту гадәтләре (АД) тора.
Волонтерлык-безнең эштә мөһим юнәлеш.Балаларыбызны игелеккә, кызганучанлыкка һәм якыннарыбызга ярдәм итәргә өйрәтү-безнең төп бурычларыбызның берсе.
Безнең приютта тәрбияләнүчеләр бүгенге сәяхәткә бер атна әзерләнделәр. Безнең тәрбияләнүчеләр интернат балаларына үз җаннарының игелеген һәм җылылыгын бүләк иттеләр. Искиткеч уртак һөнәрләр килеп чыкты һәм иң мөһиме мастер - класс барышында безнең балалар уртак тел таптылар һәм дуслаштылар.
2023 елның 21 октябрендә"САБА-АРЕНА" спорт мәктәбендә муниципаль хезмәткәрләрнең спортның берничә төре буенча бердәм күнегүләр көне узды: җиңел атлетика, шахмат, өстәл теннисы, йөзү. Шулай ук район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында бадминтон буенча сайлап алу ярышлары узды. Уеннар нәтиҗәләре түбәнрәк.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы бистәсендә М. Җәлил урамындагы Саба елгасы аша күперне ремонтлау эшләре төгәлләнеп килә.
Урта Саба торак пунктында фельдшер-акушерлык пункты төзү өчен винтлы свайлар монтажлау.
Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде