"Милләт яме - йола, бәйрәмнәрдә!"

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

21 октябрь көнне Түбән Шытсу авыл җирлеге үзешчәннәре, мәдәният йорты, учрежденияләр   коллективы «Милләт яме -йола, бәйрәмнәрдә!» дип исемләнгән фестиваль-конкурста катнашты.

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган Фестиваль-конкурс Саба муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында үткәрелә. Һәр коллектив традицион-халык йолаларының театральләштерелгән куелышын күрсәтә.

Безнең хезмәткәрләр «Уракка төшү» халык йоласының театраль куелышы белән чыгыш ясадылар. Фестиваль-конкурс Юлбат мәдәният йортында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International