“Йомырка җыю” йоласы

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында "Милләт яме - йола бәйрәмнәрдә!" дип аталган фестиваль-конкурс игълан итте.

21 октябрь көнне Юлбат мәдәният йортында әлеге фестиваль-конкурс кысаларында, Килдебәк авыл җирлегенә кергән мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар “Йомырка җыю” йоласын тәкъдим иттеләр.

 Мондый традицияләр бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм игелекле булырга, туган телгә, милләткә мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген искә төшерә.

   Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы сәламләделәр, аларга көчле алкышлар белән рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International