"Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне"

2023 елның 21 октябре, шимбә

20 октябрьдә район мәдәният йортында "авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә"багышланган тантаналы чара узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Фәттахов Рафаэль Мәхмүт улы, Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәсәншин Гафур Шәйхулла улы, алдынгылар, ветераннар, җитәкчеләр, агрономнар, хуҗалык белгечләре катнашты. Алдынгыларны һәм ветераннарны Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Бүләкләүдән соң Илсөя Бәдретдинованың концерты булды.

Тэги: усхип
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International