"Игенче" ҖЧҖдә хезмәткәрләрне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне белән котладылар

2023 елның 20 октябре, җомга

                     20 нче октябрь көнне ҖЧ “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы Зарипов  җитәкчелегендә игенче механизаторлар, шоферлар, ветераннар, әйдәп баручы белгечләр район үзәгендә Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнаштылар.

           Игенчелекне үстерүгә , ил табынын баетуга көч куйган, ару–талуны белмәгән хезмәтчәннәрне сәхнә түренә чакырып хөрмәтләделәр.

          Бәйрәм уңаеннан җәмгыятьтә хезмәт куючы һәрбер хезмәткәргә   азык-төлек салынган күчтәнәч  пакетлар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International