Бүген Сәләтле балалар мәктәбенә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов һәм Кытай Халык Республикасы делегациясе: Кытай Халык Республикасының Татарстан Республикасындагы Генераль консулы - Сян Бо әфәнде, мәгариф эшләре буенча консул, икенче секретарь - Лю Сюецзяо ханым, консул - Се Сыци ханым кунакка килделәр. Алар тантаналы шартларда мәктәпкә компьютер техникасы бүләк иттеләр. Әлеге чарага укучыларның эшләреннән күргәзмә оештырылды, концерт программасы әзерләнде. Кунакларны бигрәк тә укучыларның кытай телендә чыгыш ясаулары сөендерде. Мәктәп администрациясе Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгына ярдәме өчен рәхмәт белдерә. Барыгызга да сәламәтлек, бәхетле озын гомер, тыныч тормыш телибез.