«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә агачтан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс.

2023 елның 20 октябре, җомга

20 нче октябрьдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә» «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тарафыннан агачтан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Максат: балаларны агач эшкәртү серләре белән таныштыру, әлеге традицион сәнгать һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү.

Мастер-класс барышында эшнең һәр этабы турында җентекләп сөйләделәр. Халык һөнәрләренең барлыкка килүе белән, агачтан ясау төрләре һәм техникасы турында сөйләнелде, агач белән эшләүдә кулланыла торган төрле кораллар күрсәтелде. Безнең тәрбияләнүчеләр, агач белән эшләү буенча билгеле бер белемнәр алгач, эш буенча инструктор җитәкчелегендә үз көчләрен сынап, кайбер ясау күнекмәләрен дә ала алдылар.

Мастер-класс уңышлы үтте, барысы да кәнәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International