ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

30 декабрь көнне Керәнне авылында "Бәхет алып кил син, Яна ел" дип исемләнгән, иске елны озату, Яна елны каршы алу кичәсе булып узды. Бәйрәмне җирле үзидарә башлыгы үзенен котлавы белән ачып җибәрде. Бәйрәм унаеннан оештырылган "Могҗизалар кыры" уены матур җырлар, биюләр, уен-конкурслар, шаян күренешләр белән үрелеп барды. Махсус хәрби операцияда булган егетләрнен исән-сау әйләнеп кайтуын,илләребезнен  тыныч булуын теләп җылы  сүзләр күп әйтелде. Бәйрәм киче дискотека белән тәмамланды.  Авыл халкы, кайткан кунаклар рәхәтләнеп ял иттеләр, күнел ачтылар.  Бәйрәмнән барысы да кәнәгать калдылар hәм яхшы кәеф белән таралыштылар. Оештыручыларга җылы рәхмәт сүзләре янгырады.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

1 нче  гыйнварда Яңа Мичән мәдәният йорты "һәр йортта Яңа ел" Бөтенроссия

акциясенә кушылды. Кыш бабай, Кар кызы, Аждаһа һәм клоуннар

Сафиуллиннар гаиләсенә килделәр. Яңа ел белән котладылар, үзешчән

сәнгатьтә актив катнашучы, баянчыбыз Ринат Исламовичка тизрәк савыгуын,

нык сәламәтлек һәм Яңа ел кәефен теләделәр.Ринат абый Сафиуллин язган

шигырьләрне укыдылар һәм аның белән бергә баянга кушылып җырлар

җырладылар. Яңа Ел бүләкләрен тапшырдылар.

.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

29 декабрьдә Яңа Мичән авылында “Яна ел белэн, дуслар!» дип исемләнгән бәйрәм бал-маскарады узды. Бәйрәм кичәсе кызыклы һәм бай программадан торды. Яңа ел программасында кызыклы әкият персонажлары җәлеп ителде. Ә Кыш бабай һәм Кар кызы барысына да шатлык китергәч, чын күңел ачу башланды: чыршы тирәсендә җырлар җырлап әйләнелде, биюләр биелде, шигырьләр укылды. Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы һәм аждаһа катнашында бик күп яңа ел конкурслары, күңелле уеннар үткәрелде. Җиңүчеләргә бүләкләр бирелде. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Бүген "Яшьлек" яшьләр үзәгендә Кыш бабай бүләгенә, өстәл теннисы буенча, Яңа ел турниры үтте

  Яңа ел - балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә шатлыклы әкият.  26 декабрь көнне Яңа Мичән “Каенкай” балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәмчә бизәлгән зал балаларны күңелле Яңа ел музыкасы һәм якты утлар белән каршы алды. Безнең балалар шундый матур, шундый гаҗәеп, шатлыклы, көлкеле әкият геройларына  әверелделәр. Балалар белән  “Кыш Бабайны көткәндә “дигән матур әкият сәхнәләштерелде.  Кунакка килгән Убырлы белән Аҗдаха чыгышын балалар гына түгел, ата-аналар да кызыксынып күзәттеләр. Алар балаларга кызыклы уеннар да уйнаттылар.Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңел ачтылар. Шигырьләр сөйләделәр, әкият геройлары белән бергә җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Һәр балага Яңа ел бүләге өләшенде.  Яңа ел бәйрәме балаларга бик ошады, шатлык, күңел күтәренкелеге һәм уңай кәеф алып килде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Яңа ел бәйрәмнәре - ул һәрвакыт уңай эмоция, күңелле аралашу, дусларың белән төрле уеннар уйнау. Кышны күпләр ярата, чөнки бу елның иң матур вакыты. Кыш көне генә чана, чаңгыда шуу, кардан ныгытма төзү, Кар бабай ясау мөмкинлеге бар.

2024 елның 4 гыйнварында, Үзәк мәйданда Саба балалар сәнгать мәктәбе балалар өчен «Күңелле стартлар» спорт уены оештырды. Барлыгы 55 бала катнашты. Программа бик бай иде. Башта балалар өлкәннәр белән бергә чыршы тирәли җыр җырлап әйләнделәр. Аннары бәйрәм эстафета рәвешендә уздырылды: 4 команда үзара ярышты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Мичән авыл җирлегендәге һәрбер оешма үз биләмәсендә Яңа елга бәйрәмчә бизәлеш ясады.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Яңа ел - иң искиткеч һәм әкияти бәйрәм.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International