Кыш бабай бүләгенә, өстәл теннисы буенча, Яңа ел турниры үтте

2024 елның 4 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген "Яшьлек" яшьләр үзәгендә Кыш бабай бүләгенә, өстәл теннисы буенча, Яңа ел турниры үтте.
Турнирда катнашу өчен төрле районнардан катнашучылар килде:
- Байлар Сабасыннан
- Кукмарадан
- Малмыждан
- Шәмәрдәннән
Турнир ахырында, җиңүчеләрне "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Маканов Динар Каршигай улы тәбрикләде.Җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләк тапшырылды. Турнир ахырында һәр катнашучыга кыш бабай бүләкләре таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International