Яңа ел бәйрәмнәре - ул һәрвакыт уңай эмоция, күңелле аралашу, дусларың белән төрле уеннар уйнау. Кышны күпләр ярата, чөнки бу елның иң матур вакыты. Кыш көне генә чана, чаңгыда шуу, кардан ныгытма төзү, Кар бабай ясау мөмкинлеге бар.
2024 елның 4 гыйнварында, Үзәк мәйданда Саба балалар сәнгать мәктәбе балалар өчен «Күңелле стартлар» спорт уены оештырды. Барлыгы 55 бала катнашты. Программа бик бай иде. Башта балалар өлкәннәр белән бергә чыршы тирәли җыр җырлап әйләнделәр. Аннары бәйрәм эстафета рәвешендә уздырылды: 4 команда үзара ярышты. Балалар поездда сәяхәткә чыктылар. Төрле илләрдә булып, халыкларның гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен искә төшерделәр. Бу илләрнең халык уеннары уйналды. Балалар эстафетада актив катнаштылар. Тиз, җитез, чыдам, тапкырлар ярышта сынатмадылар. Һәр команда Кыш Бабайдан татлы бүләк һәм күчтәнәч алды. Бүгенге уеннар балаларга уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.