Яңа Мичән “Каенкай” балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме.

2024 елның 4 гыйнвары, пәнҗешәмбе

  Яңа ел - балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә шатлыклы әкият.  26 декабрь көнне Яңа Мичән “Каенкай” балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәмчә бизәлгән зал балаларны күңелле Яңа ел музыкасы һәм якты утлар белән каршы алды. Безнең балалар шундый матур, шундый гаҗәеп, шатлыклы, көлкеле әкият геройларына  әверелделәр. Балалар белән  “Кыш Бабайны көткәндә “дигән матур әкият сәхнәләштерелде.  Кунакка килгән Убырлы белән Аҗдаха чыгышын балалар гына түгел, ата-аналар да кызыксынып күзәттеләр. Алар балаларга кызыклы уеннар да уйнаттылар.Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңел ачтылар. Шигырьләр сөйләделәр, әкият геройлары белән бергә җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Һәр балага Яңа ел бүләге өләшенде.  Яңа ел бәйрәме балаларга бик ошады, шатлык, күңел күтәренкелеге һәм уңай кәеф алып килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International