5, 6 һәм 7 гыйнварда 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Саба үзәк район хастаханәсе поликлиникасында диспансерлаштыру, тирәнтен диспансерлаштыру, профосмотр, хроник авырулар буенча диспансер күзәтүе узарга мөмкин.
"Тере чират"буенча.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Пройдите бесплатную диспансеризацию в поликлинике ГАУЗ "Сабинской ЦРБ". "Саба РҮХ" ДАССУ поликлиникасында бушлай диспансеризация узыгыз.
Кышкы ачык күңел ачу сәламәтлеккә рәхәтлек һәм файда гына китерсен өчен, без сезгә үтәргә кирәк булган гади кагыйдәләрне сөйләрбез.
Оет авыл клубында китапханә белән берлектә «Яңа ел могҗизасы»дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәм театраль тамаша белән башланып китте, кызыклы һәм күңелле конкурслар, концерт номерлары белән дәвам итте. Бәйрәмнең икенче өлешендә яңа ел лотерея билетлары уйнатылды. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды
Яңа ел каникуллары вакытында Олы Шыңар авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Оет, Мингәр, Елыш, Сәрдә авыл клубларында "Сертотмас үрдәк яки Утарда Яңа ел" театраль тамашасын тәкъдим иттеләр. Бу кызыклы һәм гыйбрәтле әкият, аның геройлары-сөйкемле йорт хайваннары. Балалар күңелле, җырлы-биюле тамаша карадылар, әкияттәге персонажларның җырларын җырладылар. Ахырдан йорт хайваннары Яңа ел бәйрәме оештырдылар, Кыш бабай да килде һәм күчтәнәчләр таратты.
Кече Шыңар мәдәният йортында ел саен гыйнвар башында балалар өчен чыршы тирәсендә Яңа ел бәйрәме һәм барысы да отышлы лотерея уза. 4 гыйнварда "Кыш бабай белән дөнья тирәли" дигән чираттагы бәйрәм үткәрелде. Балаларны матур итеп бизәлгән чыршы, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм лотерея өчен матур бүләкләр көтеп торган. Бәйрәмнең башыннан ук чыршы тирәли эйләнеп җырладылар һәм биеделәр, балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр. Аннан соң отышлы лотерея уйнатылды, анда катнашучыларның һәрберсе бүләкләр алды.
31 нче декабрьдә Туктар авыл клубы мөдире, китапханә мөдире белән берлектә, "Яңа ел күңел ачулары"дип аталган бал-маскарад үткәрде.
4 гыйнварда "Саба аграр көллияте" ДАҺББУда Саба муниципаль районы Башлыгының чыршысы булды.
3 гыйнварда Балалар иҗаты үзәге Саба районының үзәк чыршы янында узган бәйрәмгә килгән һәркемне җылы каршы алды.