"Чыршы янында Яңа ел уеннары"

2024 елның 4 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 
Яңа ел-халык арасында иң серле һәм иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бу шатлык, бүләкләр, очрашулар, сюрпризлар һәм күңел ачу вакыты, ул игелек һәм мәхәббәтнең аерым атмосферасы белән тулы.

3 гыйнварда Балалар иҗаты үзәге Саба районының үзәк чыршы янында узган бәйрәмгә килгән һәркемне җылы каршы алды. Балалар өчен төрле уен мәйданчыклары оештырылды.

 
Кыш бабай һәм Кар кызы килү белән чын бәйрәм башлана, анда күңелле уеннар, җырлар, конкурслар, чыршы янында флешмоблар була. Баш сихерче балаларны Яңа ел белән котлады, Тылсымлы сүзләр әйтте һәм һәркемгә яңа ел бүләге тапшырды. Бәйрәм якты һәм дәртле үтте. Барлык балалар өчен дә ул Яңа ел сюрпризы һәм киләсе ел өчен яңа тәэсирләр, күтәренкелек һәм энергия алу өчен тагын бер мөмкинлек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International