Яңа ел каникуллары вакытында Олы Шыңар авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Оет, Мингәр, Елыш, Сәрдә авыл клубларында "Сертотмас үрдәк яки Утарда Яңа ел" театраль тамашасын тәкъдим иттеләр. Бу кызыклы һәм гыйбрәтле әкият, аның геройлары-сөйкемле йорт хайваннары. Балалар күңелле, җырлы-биюле тамаша карадылар, әкияттәге персонажларның җырларын җырладылар. Ахырдан йорт хайваннары Яңа ел бәйрәме оештырдылар, Кыш бабай да килде һәм күчтәнәчләр таратты.