5 гыйнварда классик нардлар буенча турнир узды. Ярышларны ачуда Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы катнашты. Ул үзе дә ярышларда катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын-Ушаков Константин
2 урын-Сафиуллин Илнур
3 урын-Абдуллин Рамил
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан:
2024 елның 6 гыйнвары 21.00 сәгатьтән 7 гыйнвар 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2024 елның 7 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны бедән төнлә һава температурасының -25..-29 кадәр (Казанда -25..-27 кадәр), көндез урыны белән ТР төньягында -25кә кадәр төшүе көтелә.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Кыш бабайга агач тактага рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чарада катнашучы балалар белән бәйрәмнең килеп чыгышы , кайдан шундый кызыклы бабай барлыкка килгән, ул башта һәм соңрак нинди булганлыгы турында әңгәмә корылды. Истәлек өчен балалар такталарга рәсемнәр ясадылар һәм әлеге чарадан бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
6 гыйнварда Лесхозның картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә «Уен терапиясе» уздырылды. Социаль хезмәтләр алучылар «Йөзек салыш», «Түбәтәй», «Габдулла, Гөлбану" уеннарын яратып уйнадылар.
Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрделәр .
5 гыйнвар көнне Байлар Сабасында урнашкан«Алтын Туп" манежында 2011-2012 елларда туган егетләр арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районының Олимп спорт мәктәбенең Яңа ел турниры узды.
Бүген, 2024 елның 5 гыйнварында, Байлар Сабасындагы үзәк шугалакта Саба муниципаль районы ир-атлар командалары арасында хоккей буенча район ярышлары узды.
2013-2014 елларда туган егетләр арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районының Олимп спорт мәктәбенең Яңа ел турниры.
4 нче гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре балалар өчен үзәк чыршы янында «Навстречу чудесам» дип исемләнгән кышкы уеннар оештырдылар. Чараның төп максаты: бәйрәм атмосферасын булдыру, төрле яшьтәге балаларны уртак уен эшчәнлегенә җәлеп итү иде. Яраткан әкият геройлары белән бергәләп алып барылган хәрәкәтле уеннар бу бәйрәмне тагын да тылсымлырак һәм мавыктыргычрак итте. Алар балаларны мавыктыргыч уеннар һәм күңел ачу дөньясы аша үткәрделәр, анда һәркем актив катнашты һәм бүләк алды. Уеннар вакытында балалар бәйрәм һәм шатлык хисләренә чумдылар, ә аларның әта-әниләре кызыклы чара оештырылган өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
4 гыйнварда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар белән Яңа ел рәсемнәре конкурсы үткәрделәр. Яңа ел-Тылсым, елмаю һәм бәхет вакыты. Һәркем, яшенә карамастан, Яңа елда могҗиза көтә. Үзләренең рәсемнәрендә балалар бу бәйрәмнең иң төп сихерчесен-Кыш бабайны сурәтләгәннәр. Барлык рәсемнәр дә бик якты һәм төсле булып чыкты. Конкурс тәмамлангач, барлык катнашучылар да кечкенә бүләкләр белән бүләкләнделәр.