Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ирләр командалары арасында хоккей буенча район ярышлары

2024 елның 5 гыйнвары, җомга

Бүген, 2024 елның 5 гыйнварында, Байлар Сабасындагы үзәк шугалакта Саба муниципаль районы ир-атлар командалары арасында хоккей буенча район ярышлары узды.

Ярышларны тантаналы рәвештә "Олимп" спорт мәктәбе һәм  "Спорт комплексы"  директоры Хисамов Рифат Ревлевич ачты.  Судьялар Сафиуллин Раил һәм Галимҗанов Фердинанд.
Ярышларда 4 команда катнаша: Тимерхан, Мишабаш, Ястребы, Вымпел.
Уеннар нәтиҗәләре:
1 урын Тимерхан
2 урын-Ястребы
3 урын-Мешабаш 
Иң яхшы капкачылар Төхвәтуллин Рифат (Ястребы),Төхбатуллин Ядгар(Тимерхан).
Иң яхшы һөҗүмче Нуриев Рузаль (Вымпел).
Иң яхшы уенчы Сафиуллин Нияз (Тимерхан).
Ярышларда катнашучыларны актив катнашулары өчен котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International