"Кыш бабай капчыгында сер бар”

2024 елның 6 гыйнвары, шимбә

Балалар өчен яңа ел бәйрәме - матур һәм әкияти вакыт. Бу вакытта, алар тылсымлы дөньяга, күңел ачуларга һәм бүләкләргә чумалар. Залдагы барлык балаларны да, кунакларны да дулкынландыргыч хисләр биләп ала. Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрделәр . Бәйрәм "Кыш бабай капчыгында сер бар" театральләштерелгән тамашасы белән башланды. Әкият персонажлары катнашында: Кыш Бабай, куян,төлке, бүре һәм Әтәч. Бәйрәм программасы тәмамланганнан соң, балалар Кыш Бабайдан бүләкләр алдылар. Шулай ук, балалар өчен лотерея үткәрелде. Яңа ел бәйрәме балаларның күңелләрендә якты һәм онытылмаслык истәлекләр калдырды. Балалар чыгышлардан, җырлардан, биюләрдән рәхәтлек алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International