“Хуш киләсең Яңа ел!”

2024 елның 4 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа ел - иң искиткеч һәм әкияти бәйрәм. Яңа ел килүен һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр, ул күп бүләкләр, шатлык һәм күңел ачу китерер дип өметләнәләр. 31 декабрьдә Түбән Симет авыл клубында Яңа ел бал-маскарады уздырылды.Бу могҗизалы кичне авылдашлар күңелле бәйрәм иттеләр, анда бәйрәм атмосферасы һәм күңел ачулар хөкем сөрде. Күңелле музыка, концерт номерлары, төрле уеннар, Кыш бабай һәм Кар кызы котлаулары барлык тамашачыларга ел буена җитәрлек энергия бирде. Шулай ук традицион Яңа ел лотереясе дә уйнатылды. Бәйрәм һәркемгә ошады. Олылар да, балалар да бәйрәм кәефе алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International