«Георгиев тасмасы» — хәтер һәм батырлык символы!

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә, Саба гимназиясе һәм Алдынгылар хәрәкәтенең Тирле бүлекчәсе лидерлары, Сабаның Үзәк мәйданында «Георгиев тасмасы» патриотик акциясен оештырдылар.

Чарада катнашучылар, райондашларыбызга тасмалар тараттылар һәм әлеге символның тарихы, аның никадәр мөһим булуы турында сөйләделәр. Георгиев тасмасы — ул безнең үткәнебезгә хөрмәт һәм киләчәккә өмет символы.

Һәр вакыт күгебез тыныч, дөньяларыбыз имин булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International