ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Якты, матур 8 Март бәйрәме якынлаша. Бу шатлыклы бәйрәмдә хисләреңне күрсәтү өчен, әниләргә үз кулларың белән бүләк ясау бик мөһим. Ул бүләккә җан һәм кул җылысы салынган була. Бу яраткан әниләребезнең никадәр кадерле булуының иң яхшы дәлиле булачак. Аларга мондый игътибар чын күңелдән бик ошар. Шул исәптән, 8 март бәйрәме алдыннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда иң актив укучылар өчен “Әнигә бүләк” дип исемләнгән иҗат сәгате үткәрелде. Балалар музей хезмәткәрләре белән бергә яраткан әниләре өчен матур бүләкләр ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген Финанс – бюджет палатасы кызларын сюрпризлар ишек төбеннән үк көтә иде. Җитәкчебез Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов белән Леонид Ильич Брежнев ләлә чәчәкләре белән каршы алды безне.

Бәйрәм уңаеннан оештырылган кичә дәвам итеп, Шәмсун Әкбәрович кызларга иң матур теләкләрен җиткерде. Зөлфәт Саматов, Талип Шамсиев, Булат Нәҗипов, Айзат Гараевлар  үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр.  Хезмәттәшебез Рамил Шакировтан ирешелгән шигъри юллар да беркемне дә битараф калдырмады. Җыр – моңнар белән бергә бүләкләр дә кызлар күңеленә хуш килде.

06.03.2024 көнне Тимершык авылы  “Кояшкай” балалар бакчасында, балалар  бакчасы тәрбиячеләре өчен  «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда уен аша математик күзаллау формалаштыру» темасына район семинары  булып үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

“Кадерле әниемә” – мастер-класс

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Ярышка чакырабыз

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында гаилә бәйрәме узды. Бәйрәм кызыклы уеннар, балаларның матур җыр һәм биюләре белән бергә үрелеп барды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Хәзерге вакытта район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган зур чара бара. Бәйрәм “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын кыз карашыннан” республикакүләм бәйгесендә катнашучылар чыгышыннан башланып китте.

6 мартта Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кызлар арасында фехтование буенча турнир узды.

2013 елда туган һәм аннан яшьрәк категориядә беренче урын Шәймәрданова Айсылу, икенче урын Вәлиуллина Алина, өченче урын Ганиева Нәфисә һәм Әхмәтҗанова Амелия.

Өлкән кызларда беренче урын Вәлиәхмәтова Гөлназ, икенче урын Фазлыева Амалия, өченче урын Фәтхуллина Ильвина һәм Шакирова Язгуль.

Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, барлык катнашучылар призлар һәм тәм-томнар белән бүләкләнде. Абдуллин Фәннүргә бүләкләре өчен рәхмәт.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, социаль-юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды. 

Инфраструктура үсеше бүлегенең гаҗәеп яртысын якынлашып килүче 8 Март белән котлыйбыз!

Тэги: окс ОКС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International