Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, социаль-юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды. Ул кулланучыларның төп хокуклары һәм кулланучылар хокукларын яклау турында җентекләп сөйләде.