Килдебәк авыл җирлегендә ураза гаете

2026 елның 21 марты, шимбә

20 нче март көнне, бөтен мөселман дөньясы кебек үк, Килдебәк авыл җирлеге халкы ураза бәйрәмен билгеләп үтте. Җирлекнең һәр авылында ир-атлар иртән-иртүк, тәкбир сүзләрен әйтеп (Аллаһыны мактап), мәчетләргә җыелдылар. Мәчетләрдә имамнар Ураза бәйрәменең мәгънәсе һәм әһәмияте турында бәйрәм вәгазе укыдылар. Шуннан соң мәчеткә килүчеләрнең барысы да җәмәгать белән бәйрәм намазы укыдылар һәм бәйрәм хөтбәсын тыңладылар. Бәйрәм намазы тәмам булгач мәчеттәге халык бер-берсен бәйрәм белән котладылар һәм өйләренә таралыштылар, анда аларны якыннары һәм туганнары бәйрәм табыны янында көтеп торалар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International