Хәзерге вакытта район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган зур чара бара. Бәйрәм “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын кыз карашыннан” республикакүләм бәйгесендә катнашучылар чыгышыннан башланып китте.
Дәвам итеп, Халыкара хатын-кызлар көне белән Саба районы Башлыгы Раис Минниханов тәбрикләп узды, республикакүләм бәйгедә катнашучыларга һәм залда утырган туган көнен билгеләп үтүче хатын-кызларга бүләкләр тапшырды.
Бәйрәмне татар эстрадасы артистлары Резедә Шәрәфиева һәм Равил Галиев дәвам итте.