Кадерле, сөйкемле, матур, чибәр хезмәттәшләребез! Сезне 8 Март белән котлыйбыз! Барыбызга да язгы кәеф телибез! Һәрвакыт ярдәмчел һәм игелекле, матур елмаюлы һәм кайнар йөрәкле булыгыз. Сезнең һәрберегез бәхетле, яраткан булсын. Эштә уңышлар, карьера баскычында җиңел күтәрелүләр, лаеклы премияләр, яхшы хезмәт хакы һәм иминлек. Барыбызга да нык сәламәтлек һәм рух күтәренкелеге, хатын-кыз бәхете һәм күңел тынычлыгы телибез. Һәрчак сезнең барлык якыннарыгыз һәм туганнарыгыз янәшәдә булсын!
2024 елның февралендә терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә
Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары, укытучылар һәм әти-әниләр көче белән ДНР балалар йортына гуманитар ярдәм оештырылды. Ярдәмгә балалар киемнәре, уку кирәк-яраклары һәм азык-төлек җыелды һәм Сабага илтеп тапшырылды.
Балалар һәм яшүсмерләрдә депрессияне профилактикалау.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 14 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
«Әллүки» балалар бакчасын тәрбияләнүчеләре «Яшь оста-2024» төбәкара чемпионатының муниципаль этабы җиңүчеләре
Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучылары 2007-2008 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар. Азалия Семенова 76+ авырлык категориясендә 1 урынны, Артем Варламов 95+ авырлык категориясендә 2 урынны, Ахунзянов Рифат 100+ авырлык категориясендә 3 урынны, Хуснуллин Ильзат 90+ авырлык категориясендә 3 урынны алды.
Эзмә мәдәният йортында район авыл хужалыгы идәрәсе айлык нәтижәләргә йомгак ясады.
05 март көнне Эзмә мәдәният йортында Талант Фест бәйгесенең зона этабы узды.
Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында, без Лесхоз интернат – йорты хезмәткәрләре «Интернатта яшәүче әбигә чәчәк бүләк ит» дигән акциясен уздырырга булдык. Безнең белдерүгә игелекле булган кешеләр җавап бирде.
Бүген безгә Кукмара районыннан, Кукмара шәһәреннән «Мәхәббәт белән дигән чәчәк салоны» шәхси эшмәкәр Шәрипова Алсу Закировна матур чәчәк бәйләмнәре алып килде. Әбиләребезне бу искиткеч язгы бәйрәм белән котладык. Безнең әбиләребез хәйриячеләргә зур рәхмәт белдерделәр.
Янәшәдә игелекле һәм ваемсыз булмаган кешеләр булуы яхшы!