ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2024 ел
чәршәмбе

5 март көнне район мәдәният йортында “Милләт яме - йола, бәйрәмнәрдә” район фестиваль-конкурсының концерты булып узды.

2024 елның февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре алкоголь продукциясен һәм азык-төлек товарларын ваклап сату буенча эшчәнлек алып барыла торган А.Х. Зиннәтова ИП кибете сатучылары өчен семинар үткәрделәр. Чараның төп юнәлеше-кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын сатучыларга җиткерү. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре аңлатылды. Чара ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматны үз эченә алган товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы кулланучылар өчен брошюралар һәм буклетлар таратылды.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районында ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара оештырды һәм үткәрде. Чараның максаты кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү иде.

13 һәм 17 яшькә кадәр бадминтон буенча Татарстан Республикасының шәхси беренчелеге

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Республика җитештерүчеләренең продукциясен сатуны киңәйтү максатыннан 2024 елның 14 мартында Чаллы шәһәренең ИТ-паркында (машина төзелеше урамы, 91) тәэмин итүче көне узачак.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннар Советы Президиумы башлык аппаратының хатын - кызлар коллективын 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый, авыр көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерә, ныклы сәламәтлек һәм иминлек тели.

5 март көнне Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы Тимершык урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары өчен, ремонттан соң, район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен  «Барысын да белергә телим»дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Укучылар 2 командага бүленеп, кызыклы, мавыктырыч, фикерләү турлары аша үз белемнәре белән көч сынаштылар. Интеллектуаль уен аша укучылар  үзләренең белем запасын күрсәтеп кенә калмыйча, уңай эмоцияләр  алып, күп кызыклы мәгълүматлар  белделәр. Чара “Шәм ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

5 март көнне Саба район китапханәсендә, якынлашып килүче 8 март бәйрәме уңаеннан, китапханә каршында эшләп килүче  "Мишә дулкыннары", "Сөембикә", "Алтын куллар" клублары өчен очрашу оештырылды. Алар өчен ҮКС директоры Билалова Ляйсан Рәкыйп кызы яңартылган китапханә буйлап экскурсия үткәрде. Чараның икенче өлешендә Саба мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Галимҗанов Алмаз Хәйдәр улы белән очрашу булды. Хәзрәт барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, хатын-кызларның җәмгыятьтә, гаиләдә зур роле, гаилә кыйммәтләре турында сөйләде. Очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

5
март, 2024 ел
сишәмбе

"Гаилә елы" кысаларында, "Ана һәм бала сәламәтлеге атнасы" темасы аеруча актуаль. Саба үзәк район хастаханәсе белгечләре тарафыннан һәр ана һәм бала сәламәтлеген саклау буенча көчләрне берләштерү өчен барысы да эшләнә.

Тэги: хастаханә

Инфраструктура үсеше бүлеге тарафыннан Саба муниципаль районының подрядчы оешмалары белән киңәшмә үткәрелде. Дәүләт программалары буенча шәхси торак йортлар төзү, шулай ук күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләләре каралды.

Тэги: окс ОКС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International