ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2024 ел
сишәмбе

   3 нче мартта Иләбәр авылы янындагы чаңгы трассасында кышкы спартакиада узды. Чаңгы ярышында  катнашучылар һәм аларга көч биреп торучы җанатарлар  тәмле пылаудан авыз итте,  кайнар чәй,  коймак һәм тәм-томнар белән  сыйланды.

ҖЧ “Игенче”  җәмгыятендә эшләүче – чаңгы спортын үз итүче хезмәткәрләр дә сынатмады.

Ир-егетләр арасында Сафиуллин Инзил Мөдәрис улы – I нче,

Хөсәенов Айдар Кәшип улы  – III нче урыннарны яуладылар.

Котлыйбыз!

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Түбән Шытсу авыл җирлеге волейбол буенча хатын-кызлар командасы Сатыш авылында иптәшләрчә уеннарда катнашты.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу төп мәктәбендә "Ялкын" һәм "Салават күпере" журналлары редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу булып узды.  Очрашу барышында укучылар матур чыгышларын тәкъдим иттеләр, редакция хезмәткәрләре үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

3 март көнне Иләбәр авылында Саба муниципаль районының “Яшьлек” яшьләр үзәге хезмәткәрләре кышкы Спартакиада кысаларында чаңгы ярышлары оештырдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

"ПМК №159" ҖЧҖ подрядчы оешмасы көче белән Саба муниципаль районының Иштуган авыл мәдәният йортына капиталь ремонт дәвам итә. Хәзерге вакытта идәннәр төзелеше буенча эшләр алып барыла.

Тэги: окс ОКС

 

Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге 2023 елда инвалидлык буенча 10,5 меңнән артык пенсия билгеләде

"Саба" ҖЧҖнең “Мичән” бүлекчәсендә түбәләрне кардан чистарту эшләре бара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

  Игенче» ҖЧҖе, агымдагы елның кышлау чорында терлекләрне җитәрлек азык белән тәэмин итү өчен Марий Эл Республикасына чыгып сенаж әзерләде. Шушы көннәрдә  терлек азыгы хуҗалыкка алып кайтып урнаштырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

  Саба районы прокуратурасы торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны түләтү буенча эш төркеме утырышын үткәрде. Район прокуратурасы тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык җитәкчеләре, хуҗалык субъектлары җитәкчеләре һәм гражданнар катнашында торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны түләү мәсьәләсе буенча ведомствоара киңәшмә үткәрелде.


4
март, 2024 ел
дүшәмбе

2 март көнне Тимершык авыл җирлеге командалары катнашында ачык һавада, хоккей сезонын ябу максатыннан, хоккей ярышлары оештырылды. Барлыгы 3 команда катнашты. 1 урын Көек, Кызыл-Мишә, 2 урын Тимершык, 3 урын Тимершык урта мәктәбе командаларына бирелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International