3 март көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш мәктәбендә Сатыш авыл җирлеге яшьләре арасында Фиджитал - футбол (виртуаль һәм реаль футбол) буенча турнир узды. Турнирда 7 команда катнашты.
1 урын-Барс;
2 урын-Бөркетләр;
3 нче урын-Зилант командалары алды.
2 март көнне Сатыш мәдәният йортында «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сатыш беренчел бүлеге ярдәме белән хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда барлыгы 11 команда катнаша.
Хатын-кызлар командалары арасында:
1 урын Бигәнәй;
2 урын-Сатыш;
3 урын-Лесхоз-мираж;
4 урын Шытсу;
5 урын-Лесхоз-1;
Ирләр арасында:
1 урын Бигәнәй;
2 урын-Сатыш-1;
3 урын-Сатыш-2;
4 урын-Сатыш авылы мәктәбе;
5-6 урын- Болын очы урамы;
5-6 урынны ViP командасы алды.
Турнирны «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сатыш беренчел бүлеге секретаре Фаил Шәфигуллин оештырды. Шулай ук ярыш спонсорларына рәхмәтебезне белдерәбез.
2 нче март көнне Лесхоз бистәсендә районыбызның мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышы булып узды.
"Өлкәннәр" ветераннар клубының чираттагы утырышы узды
Халыкара туган тел көненә Яңа Мичән авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Туган телем - иркә гөлем"әдәби сәгате уздырылды. Чарада катнашучылар Туган тел көненең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, һәр шәхеснең әхлакый, рухи үсешендә туган телнең әһәмияте, дөньяның төрле телләренең күптөрлелеге турында белделәр. Шулай ук Туган тел турында шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр. Туган тел турында мәкальләрнең мәгънәсен аңлаттылар. Чарага йомгак ясап, катнашучылар Туган тел – ул сакчыл һәм хөрмәт белән карарга кирәк булган байлык дигән нәтиҗәгә килделәр. Һәм шуны истә тотарга кирәк: һәр кеше өчен ул сөйләгән тел мөһим, чөнки үз телен белү һәм башкаларны хөрмәт итү безне акыллырак, игелеклерәк, мәдәниятлерәк итә.
3 нче март көнне, Эзмә авыл җирлегендә оештырылган Кышкы Спартакиада кысаларында, Иләбәр авылындагы чаңгы трассасында, “Яшьлек” яшьләр узәге ярыш үткәрде.
Солдатлар өчен сухариклар ясыйбыз.
Безнең приют педагоглары Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар арасында "Без Татарстанның кечкенә патриотлары" һәм "Әкият дөньясы" дигән конкурста катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең педагоглар Мөхәммәтҗанова Лилия һәм Сибгатуллина Алсу җиңүче дипломнарына лаек булдылар. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!