3 нче март көнне, Эзмә авыл җирлегендә оештырылган Кышкы Спартакиада кысаларында, Иләбәр авылындагы чаңгы трассасында, “Яшьлек” яшьләр узәге ярыш үткәрде.

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

3 нче март көнне, Эзмә авыл җирлегендә оештырылган Кышкы Спартакиада кысаларында, Иләбәр авылындагы  чаңгы трассасында, “Яшьлек” яшьләр узәге ярыш үткәрде.

Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Гильфан улы  Әхмәтов, җаваплылыгы чикле “Игенче” җәмгыяте генераль директоры Алмаз Зөфәр улы Зарипов чаңгы  спортын  сөючеләрне сәламләп, аларга уңышлар теләделәр. 

Чаңгы ярышлары- тәҗрибәле һәм яңа гына чаңгыга баскан спортчылар белән ярышу, үзеңнең көчеңне сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек. Бу көнне мәктәпкәчә яшькә кадәр булган балалардан алып, олы яшьтәгеләр дә үзләренең көчләрен сынап калырга тырышты.

Ярышлардан катнашкан спортчылар һәм ярышны карарга килгән җанатарлар өчен “Игенче” җәмгыяте тарафыннан кайнар чәй белән табын корылган иде. 

Ярыш ахырында җиңүчеләрне район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов һәм җирлек җитәкчеләре Райнур Әхмәтов, Алмаз Зариповлар котлап диплом һәм акчалата бүләк тапшырдылар. Шулай ук мәктәп яшендәге балаларга шоколадлар өләшенде.

Ярышлар зур оешканлык һәм күңел күтәренкелеге белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International