"Өлкәннәр" ветераннар клубының чираттагы утырышы узды

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

29 февраль көнне Саба район китапханәсенең уку залында "Өлкәннәр" ветераннар клубының чираттагы утырышы узды. Очрашуга ТР Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Шафикова Гөлнар Илдар кызы чакырулы иде. Ул гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге эшчәнлеге, бүлек тарафыннан районда гаилә кыйммәтләре буенча үткәрелүче төрле чаралар белән таныштырды, ветераннарны кызыксындырган сорауларга җавапларын бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International