"Туган телем - иркә гөлем" әдәби сәгате

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Халыкара туган тел көненә Яңа Мичән авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Туган телем - иркә гөлем"әдәби сәгате уздырылды. Чарада катнашучылар Туган тел көненең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, һәр шәхеснең әхлакый, рухи үсешендә туган телнең әһәмияте, дөньяның төрле телләренең күптөрлелеге турында белделәр. Шулай ук Туган тел турында шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр. Туган тел турында мәкальләрнең мәгънәсен аңлаттылар. Чарага йомгак ясап, катнашучылар Туган тел – ул сакчыл һәм хөрмәт белән карарга кирәк булган байлык дигән нәтиҗәгә килделәр. Һәм шуны истә тотарга кирәк: һәр кеше өчен ул сөйләгән тел мөһим, чөнки үз телен белү һәм башкаларны хөрмәт итү безне акыллырак, игелеклерәк, мәдәниятлерәк итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International