8нче март көнне Халыкара хатын-кызлар бәйрәме билгеләп үтелә. Шул сәбәпле, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре агач тактаны буяу буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар, бәйрәм көн уңаеннан бу хезмәтләре әниләрен сөендерергә бик матур бүләк булды.