ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2024 ел
җомга

11.03.2024 сәгать 9:00дә Башкарма комитетның актлар залында депутатлар һәм район җитәкчеләре белән Россия Федерациясе Президентын сайлаулар үткәрү буенча киңәшмә узачак.

Бүген 7 мартта Казан шәһәрендә 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында фехтование буенча РСШОР беренчелеге узды. МБУ ДО «СШ «Саба-Арена» тәрбияләнүчесе Камолов Камол ярышларда 2 урынны яулый. Камолны һәм тренер-укытучыларны котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

7
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Эзмә мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары «Хезмәт, һөнәр һәм үз эшебез " юнәлеше лидеры Әхмәтшин Райнур белән бергә авыл җирлегендәге һәйкәлне кардан чистарттылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

8 март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм уңаеннан, әби-онык арасындагы элемтәне ныгыту максатыннан,4А сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Әхмәтова Р.И. җитәкчелегендә, "Әбием-кадерлем" дигән бәйрәм чарасы үткәрде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Татарстанлылар 2024 елда картлык буенча пенсияне проактив рәвештә рәсмиләштерә ала

 

   Бәйрәм алдыннан безнең приютта 8 Мартка багышланган конкурс  узды. Ике  команда ярышты. Катнашучылар төрле конкурсларда үз осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.

Тэги: ОСЗ Тургай

   Россиядә мартның беренче якшәмбесендә ел саен әбиләр көне билгеләп үтелә. Без балалар белән бу көнне 6 мартта билгеләп үттек. Балалар җырлар җырладылар, биеделәр, ә аннары, командаларга бүленеп, конкурсларда көч сынаштылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

8 Март бәйрәме алдыннан “Яшьлек” яшьләр үзәге гүзәл Хатын-кызларыбыз  өчен мастер-класс оештырды.

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында, Лесхоз интернат-йортында «Ягез әле әбиләр-кызлар» конкурсы уздырылды.

Бу искиткеч язгы бәйрәм белән хатын-кызларыбызны котладылар. Чәчәкләр һәм бүләкләр бирделәр. Безнең әбиләр һәм интернат-йорт хезмәткәрләре тюльпан бәйләме бүләк иткән хәйрияче Ибраһимов Эльмир Рамиль улына зур рәхмәт белдерделәр.

Янәшәдә игелекле һәм ваемсыз булмаган кешеләр булуы яхшы, алар онытмый һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер!

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

2024 елның 22 мартында «Гимназия»  4501 ППЭ базасында чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре БДИ  тапшырачак.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International