8 Март бәйрәме алдыннан “Яшьлек” яшьләр үзәге гүзәл Хатын-кызларыбыз өчен мастер-класс оештырды.

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

8 Март бәйрәме алдыннан “Яшьлек” яшьләр үзәге гүзәл Хатын-кызларыбыз  өчен мастер-класс оештырды. Бүген  алар, вакытны  үзләренә багышлап, матурлык дөньясына чума алдылар. 

Мастер - класс, кулларны тәрбияләү темасына багышланган иде. Матурлык буенча консультант Миләүшә ханым  кулларны сакларга һәм тәрбияләү буенча үзенең киңәшләрен бирде. 

 Биредә җылылык һәм матурлык  хөкем сөрде.  Хатын-кызларыбыз үзләре өчен яңалык ачып, бер-берсе белән тәҗрибәләрен уртаклаштылар.

 Алар бертавыштан мондый чараларда ешрак катнашырга  теләүләрен белдерделәр.  Мастер-класс аларга  файда гына түгел, көндәлек мәшәкатьләрдән арыну, аралашудан ләззәт алу һәм уңай хис-кичерешләр алу мөмкинлеге дә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International