ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2024 ел
якшәмбе

         Олы Нырты мәдәният йортында «Прогресс турында уйлану» дигән исем астында фән сәгате уздырылды. Чара барышында балалар фән тарихы һәм фән һәм техника үсешенә Россиянең танылган галимнәре М.В. Ломоносов, Д.И. Менделеев, А.С.Попов,С.П.Королевның фәнни казанышлары белән таныштылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

        Урта Нырты авыл клубында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тарафыннан Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Мимоза исе белән бәйрәм" бәйрәм концерты оештырылды. Концерт программасы җырлар, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, халык һәм заманча биюләр белән озата бара. Тамашачылар үзешчән артистларның чыгышын җылы кабул иттеләр.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

      Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан  Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре сөйкемле ханымнар өчен күңел ачу программасы үткәрделәр. Авылдаш хатын – кызлар, йорт учагын саклаучылар, хатын – кызның төп максаты-әни булу турында күп сөйләделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән кызыклы музыкаль-уен программасы сөйкемле хатын-кызлар өчен күңелле сюрприз булды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

8 март «Саба-Арена» спорт комплексында Татарстан районнарыннан, Россиянең башка төбәкләреннән, Кытай, Белоруссия, Таҗикстаннан 200 дән артык спортчы көч сынаша.

Бүген  өстәл теннисы буенча Халыкара   ярышлар һәм рспублика XХII ачык шәхси-команда беренчелеге башланып китте

“Саба Арена” спорт  комплексында  Татарстан районнарыннан, Россиянең башка  төбәкләреннән, Кытай, Белоруссия, Таҗикстаннан  200 дән артык спортчы көч сынаша.

Татарстан Рәисе  Рөстәм Миннеханов та катнашучыларны сәламләү өчен килде. Ул мондый зур ярышларның Татарстанда үткәрелүен зур дәрәҗә дип белдерде/

 

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар

9
март, 2024 ел
шимбә

7 нче март көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә күп балалы гаиләләрнең әти-әниләре катнашында Гаилә елына багышланган «Без - дус, бердәм гаилә» дигән конкурс-уен чарасы узды.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты
6 нчы март көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Февромарт» дип исемләнгән могҗизалы бәйрәм узды.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

Югары Симет урта мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары катнашында бик матур бәйрәм булып узды. Бәйрәмгә әниләре килде. Балалар үзләренең котлауларын җыр, шигырьләр, матур биюләре аша җиткерделәр. Бәрәм бик эчтәлекле, матур булды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан Югары Симет урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары һәм ир-егетләре гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котладылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

8
март, 2024 ел
җомга

8 март көнне Байлар Сабасына, эш сәфәре кысаларында, Рөстәм Миңнеханов килде. Капиталь ремонттан соң Саба район үзәк китапханәсендә булды. Бина 1964 елда ук төзелгән. 2023 елда биредә масштаблы реконструкция башланды. Нәтиҗәдә, китапханә тулысынча үзгәрә. Укучыларга уңайлы булсын өчен яңа җиһазлар сатып алынган. Аерым алганда, китапларны электрон укучы билетына теркәргә һәм кире кайтарырга мөмкинлек бирүче терминал барлыкка килгән.

Тэги: мәдәният бүлеге

04-08 март Уфа шәһәрендә "Бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары" үтте. Анда илнең 13 төбәгеннән: Башкортстан, Татарстан, Мәскәү, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пенза, Самара, Саратов, Тула, Чиләбе, Воронеж, Калининград өлкәләреннән һәм Пермь краеннан 218 яшь бадминтончы катнашты. Саба районы, "Саба-Арена" СМ командасы уңышлы чыгыш ясады. 11 яшькә кадәр: - Борһанов Данияр: 1 урын - парлы ирләр разряды. 2 урын - ялгыз разряд, 2 урын - катнаш разряд. - Хәбибуллина Нәргиз: 2 урын - парлы хатын-кызлар разряды, 2 урын - катнаш разряд. 13 яшькә кадәр: - Гобәйдуллина Ралина 1 урын - одиночный разряд, 2 урын - парлы хатын-кызлар разряды, 3 урын - катнаш разряд. Сафин Әгъләм: 2 урын - катнаш разряд. - Идрисов Нияз: 3 урын - ялгыз разряд. 3 урын - парлы ирләр разряды. Рәхимов Адель: 3 урын - парлы ирләр разряды. Әхмәтшина Самина: 3 урын - парлы хатын-кызлар разряды. - Әхмәтшина Камилә 3 урын - парлы хатын-кызлар разряды. 17 яшькә кадәр: Зәйниев Айназ: 1 урын - парлы ирләр разряды. 3 урын - катнаш разряд. Барлыгы 16 медаль яуланды, шуларның: Алтын 3 медаль, Көмеш 6 медаль, Бронза 7 медаль. Балаларны, аларның әти-әниләрен, тренерларын һәм бөтен спорт мәктәбе коллективын бик яхшы чыгыш белән котлыйбыз.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International