«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Без-дус, бердәм гаилә» дигән конкурс - уен чарасы.

2024 елның 9 марты, шимбә

7 нче март көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә күп балалы гаиләләрнең әти-әниләре катнашында Гаилә елына багышланган «Без - дус, бердәм гаилә» дигән конкурс-уен чарасы узды. Гаилә елында гаилә традицияләре кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә. Аларга мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәмләшү керә. Бу кыйммәтләр көчле һәм бәхетле гаиләнең нигезе. Бәйрәм балалар интернат-йорты директоры Марсель Мәгъфур улының котлавы белән башланды. Кунаклар өчен музыкаль чыгышлар тәкъдим ителде, ата-аналар интеллектуаль сорауларга кызыксынып җавап бирделәр, конкурсларда рәхәтләнеп катнаштылар. Безнең интернат-балалар йорты Гаилә елына багышланган бәйрәмдә катнашкан барлык балаларга һәм ата-аналарга рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International