9 март көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә авыл җирлеге кубогына хатын-кызлар арасында волейбол ярышы булды. Ярышта 4 команда катнашты. Кубокка студент кызлар командасы ия булды. 2 нче урында Олы Кибәче урта мәктәбе командасы, 3 урын- Олы Кибәче, 4 урын Кече Кибәче командасы.
Кече Кибәче авылында яшәүче, 5 бала анасы Шәвәлиева Гүзәлия Фидаил кызы "Ана даны" медале белән бүләкләнде. Медальне аңа Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган танатаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов тапшырды.
8 март көнне Кече Кибәче авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап "Язлар матур гүзәл затлар белән" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды. Хатын-кызлар кул эшләре, камыр басу, өстәл бизәү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм чарасы чәй өстәле артында төгәлләнде.
Алда торган язгы-кыр эшенә эш планнарын кабул итү
Интеллектуаль уен - массакүләм уенның бер төре, ул катнашучыларның үз интеллектын һәм эрудициясен куллануына нигезләнә. Шәмәрдән балалар китапханәсендә 2024 елның 9 мартында «Илхам» клуб берләшмәсе әгъзалары өчен "Барысын да белергә телим!" диеп исемләнгән интеллектуаль интерактив уен оештырылды. Интерактив өстәл ярдәмендә уенчылар төрле тармаклардан сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен тикшерделәр.
Һәр бала үзенең белем дөньясын, логик фикерләү, фикер йөртү һәм исбатлау осталыгын күрсәтә алды.
Шәһәр тибындагы Байлар Сабасында Өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар һәм XXII ачык шәхси-команда республика ярышлары тантаналы рәвештә ябылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты ярдәмчесе, Россия Олимпия комитетының беренче вице-президенты Игорь Левитин һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.
7-10 мартта узган Турнир РФ Спорт министрлыгының рәсми календарь планына кертелгән. Ярышлар 22 ел рәттән үткәрелә. Быел алар халыкара статуска ия булдылар. Ярышларда Россия, Беларусь Республикасы, Таҗикстан һәм Кытайдан 278 иң көчле спортчы катнашты.
Рөстәм Миңнеханов спортчыларга турнирда катнашулары һәм оештыручылары өчен ярышларга әзерлекнең югары дәрәҗәсе өчен рәхмәт белдерде. "Без әлеге ярышларны инде 22 ел үткәрәбез. Без киләчәктә дә бу яхшы традицияне дәвам итәрбез һәм киләсе елда Сезнең белән очрашырбыз дип өметләнәм», - дип мөрәҗәгать итте ТР Рәисе катнашучыларга.
"Сезне ел саен халыкара статуска ия булган турнирда сәламләвегезгә шатмын. Барлык спортчыларга да рәхмәт әйтәсем килә. Сездә мөмкин кадәр күбрәк ярышлар булсын өчен, без барысын да эшләячәкбез. Җәй көне Казанда БРИКС уеннары узачак, аның кысаларында 4 комплект медаль өстәл теннисы буенча уйнатылачак», - дип билгеләп үтте Игорь Левитин.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Левитин турнирның җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.
Аннары Татарстан Рәисе һәм Россия Президенты ярдәмчесе Лесхоз бистәсендә булдылар һәм РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь Революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне. Бу бәйрәм хөрмәтенә Түбән Симет авыл клубы хезмәткәрләре Иске Мичән, Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә бәйрәм кичәсе үткәрделәр.
2024 елның 9 һәм 10 мартында Балтач мәдәни үзәгендә «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК - 2024» XXIV ачык эстрада сәнгате республика яшьләр телевизион фестиваленең зона этабы һәм Гала - концерты узды . «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе " ннән 120 укучы катнашты.
Балаларда йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау.
2024 елның 10 март 22.00 сәгатьтән 11 март 10.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
11 мартта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 м һәм аннан да азга кимүе көтелә.