2024 елның 9 һәм 10 мартында Балтач мәдәни үзәгендә «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК - 2024» XXIV ачык эстрада сәнгате республика яшьләр телевизион фестиваленең зона этабы һәм Гала - концерты узды . «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе " ннән 120 укучы катнашты.
«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК - 2024» эстрада сәнгатенең XXIV ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең гала - концерты нәтиҗәләре буенча Саба сәнгать мәктәбе укучылары түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте:
Конкурсның зона этабы нәтиҗәләре:
"Вокал-соло" номинациясендә:
Габдрахманова Динә (җит. Давлиева Гөлназ Рәшит кызы.) - I урын.
"Хореография " номинациясендә:
- «Яшьлек» хореография коллективы (җит. Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы) - II урын.
- «Экспромт» хореография коллективы (җит. Давыдова Аделина Михаил кызы) - II урын;
"Яшьлек" хореография коллективының "Мизгел" төркеме (җит. Мөбарәкҗанова Альбина Зөфәр кызы) "Иҗади илһам өчен" дипломы белән бүләкләнделәр.
"Вокаль ансамбльләр" номинациясендә:
"Энҗе бөртекләре" вокаль ансамбле (җит. Аксанова Ләлә Мөнир кызы) "Иҗади илһам өчен" дипломы,
Закирова Лилия, Кәримова Әминә, Кашапов Илүзәр "Севастополь шәһәренең артист - патриоты" билгесе белән бүләкләнделәр.
Укытучыларны һәм укучыларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Фестивальдә катнашучыларның иҗади энергиясе киләчәктә республика һәм ил файдасына булуын, ә «Созвездие – Йолдызлык» ны оештыручыларга иҗади идеяләр һәм аларны тормышка ашыруларын чын күңелдән теләп калабыз!