ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2024 ел
чәршәмбе

8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне, ул кешелекнең матур яртысы үз адресына бүләкләр һәм теләкләр кабул иткән вакыт.

 7 март көнне Сабабаш авыл клубында мәктәп укучылары һәм "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар көче белән әзерләнгән "Әниемнең җылы кочагы" дип аталган бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәмдә балалар әниләрен котлап матур шигырьләр, җырлар һәм клубта эшләп килүче бию түгәрәгендә өйрәнгән берсеннән берсе матур биюләре белән әниләрен сөендерделәр. Бәйрәм күңелле һәм үзенчәлекле булуы белән әти-әниләрнең күңеленә хуш килде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

   Язның беренче  нурлы бәйрәменә багышланган бәйрәм концерты 8 мартта Кече Шыңар мәдәният йортында узды. Концертны алып баручылар барлык катнашучыларны яз, мәхәббәт һәм өмет бәйрәме белән котладылар, хатын - кызларга сәламәтлек, матурлык, иминлек, сабырлык һәм мәхәббәт теләделәр. Сәхнәдә бары тик ир-атлар башкаруында гына танылган хитлар яңгырады!  Чара дәвамында залда бәйрәм хисе һәм яхшы кәеф хөкем сөрде. Концерттан җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

"ТУГАН ИЛЕҢ ТУРЫНДА ДӨНЬЯГА СӨЙЛӘ"VI ХАЛЫКАРА КОНКУРСЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАБЫЗ!

13 мартта Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән, пластилиннан чәчәкләр ясау дәресе узды. Бу кулларның вак моторикасын үстерүгә, кул хәрәкәтләрен, иҗади фантазияне координацияләүгә ярдәм итә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

11 март көнне Казан шәһәрендә яшь гаиләләр форумы булып узды. Форумда гаиләләрнең бүгенге көндә булган проблемалары, шуларны чишүдә килеп туган кыенлыклар, уңай якка хәл итү юллары эзләнде. Форум ачылышында Россия дәүләт думасының VIII нче чакырылыш депутаты Т.П.Ларионова, яшьләр эшләре министры Р.Н.Садыков катнашты. Алар шулай ук эксперт ролендә сорауларга җаваплар бирделәр. Саба районыннан әлеге форумда Мәүлетовлар гаиләсе катнашты. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

12 мартта Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә «Чабата биюе» темасына хореография буенча мастер-класс уздырылды. Мастер-класста Шекше авылыннан «Бөрлегән» коллективы балалары  катнашты. Чара барышында катнашучылар татарларның төрле этник төркемнәренең мәдәнияте һәм көнкүреш үзенчәлекләре белән таныштылар. Балалар этник группаларның бию культурасы турында  белеп кенә калмадылар, ә үзләре дә әлеге дәрестә актив катнаштылар. Хореограф «Чабата» бию элементларын күрсәтте, балалар аларны җиңел генә кабатлый алдылар. Чара тере музыка астында узды. Бию мастер-классын Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография фәне укытучысы Әхмәтшина З.Р. үткәрде. Чара Пушкин картасы буенча узды, барлыгы 16 катнашучы.

Тэги: мәдәният бүлеге

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм

2024 нче елның 10 март көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган спортинг-компакт  буенча ярышлар булып узды.

"ПРОФМИНИМУМ" федераль проекты кысаларында 11 мартта "Гимназия"  һәм "Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе"  базаларында "Россия дәүләт юстиция университеты" вәкилләре белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашулар узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Саба муниципаль районы ГТО тестлау үзәге мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә аларның нәтиҗәләрен исәпкә алу өчен ГТО нормативларын тапшыру кирәклеге турында искә төшерә.

Тэги: ОДМС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International