ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2024 ел
сишәмбе

Саба муниципаль районының "Саба район үзәк хастаханәсе" ДАССУның кан тамырлары үзәген төзү "Алтын Групп "ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан башланды. Объектның исәпләнгән куәте 32 койка тәшкил итәчәк, ә аның гомуми мәйданы 6,5 мең кв.метр. Үзәктә кабул итү-диагностика бүлеген, шулай ук нур диагностикасы бүлеген, палаталарны, интенсив терапия секцияләрен, операцион блокны һ.б. урнаштыру күздә тотыла. Учреждение төзелеше 2024 елдан 2025 елга кадәр авыл территорияләрен комплекслы үстерү проекты кысаларында башкарылачак.

Тэги: окс ОКС

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

2024 елның 12 март  21.00 сәгатьтән 13 март 09.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

13 март төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән томан көтелә.

Халыкара хатын-кызлар көне хөрмәтенә Тимершык, Кызыл- Мишә мәдәният йортлары һәм китапханәләре, Көек авыл клубы хезмәткәрләре тарафыннан Тимершык авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларында һәм авыл клубларында Аяз Гыйләҗевнең "Шикәрем син, балым син" спектакле күрсәтелде. Тамашачылар чыгышны бик җылы кабул иттеләр. Артистларның чыгышы көчле алкышлар тудырды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

5 март көнне Тимершык, Кызыл -Мишә мәдәният йортлары, китапханәләр, Көек, Сабай, Миңгәр авыл клублары хезмәткәрләре һәм «Мизгел» фольклор коллективы "Милләт яме - йола, бәйрәмнәрдә" район фестиваль-конкурсның йомгаклау кичәсендә "Балага исем кушу" татар йоласы белән чыгыш ясадылар. Тимершык авыл җирлеге Саба муниципаль районы  Башлыгы Р.Н. Миннихановның Рәхмәт сүзе белән бүләкләнде.   

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

 4 мартта Тимершык мәдәният йортында «Талант Фест» конкурсының зона этабы узды. Конкурс укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, талантлы балаларны ачыклау максатыннан үткәрелде. Бу конкурста Югары Симет, Иске Мичән, Шыңар, Тимершык мәктәпләре һәм Саба мәктәп-интернаты балалары катнашты. Балалар вокал-соло, инструменталь ансамбль, театр һәм сәнгатьле уку номинацияләрендә ярыштылар. Конкурс югары дәрәҗәдә узды һәм ахырда жюри әгъзалары балаларның иҗатын бәяләделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2 мартта Тимершык мәдәният йортында "Буыннар тарихы-гаилә ядкаре" район фестиваль - конкурсының зона туры узды. Ике гаилә катнашты:  Саба йөзү бассейны оешмасыннан Тимербаевлар гаиләсе һәм Курсабаш авыл җирлегеннән Мөбарәкшиннар гаиләсе. Мәдәният йортының тамаша залында Тимербаевлар һәм Мөбарәкшиннар нәселенең күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда нәсел шәҗәрәсенең тарихи фактлары күрсәтелде, истәлекле, борынгы әйберләр, милли ризыклар, кул эшләре куелды. Сәхнәдә нәсел тарихы, танылган кешеләр, шәҗәрә презентациясе белән казанышлар турында чыгыш ясалды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Бөтенроссия акциясе «Табигать атласы»

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның мәдәни практикасы

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

9 нчы мартта Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре телефон аппаратының туган көненә багышлап «Бозылган телефон» дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Балалар телефонның барлыкка килү тарихы, аның төрләре, Россиядә телефонның барлыкка килү һәм кулланылуының тарихи фактлары белән таныштылар. Уен формасында телефон аша аралашу күнекмәләрен искә төшерделәр һәм ныгыттылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

9 март көнне Юлбат мәдәният йортында авылдаш ир-атлар бәйрәм уңаеннан “Чын күңелдән...” дип аталган концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International