5 март көнне Тимершык, Кызыл -Мишә мәдәният йортлары, китапханәләр, Көек, Сабай, Миңгәр авыл клублары хезмәткәрләре һәм «Мизгел» фольклор коллективы "Милләт яме - йола, бәйрәмнәрдә" район фестиваль-конкурсның йомгаклау кичәсендә "Балага исем кушу" татар йоласы белән чыгыш ясадылар. Тимершык авыл җирлеге Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Миннихановның Рәхмәт сүзе белән бүләкләнде.