Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Районыбызда һәр оешма, һәр авыл җирлеге, күп кенә битараф булмаган кешеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кулы сузалар: кемдер акча күчерә, кемдер җылы оекбашлар бәйли, кемдер башка кирәкле әйберләр китерә. Районда яшәүче һәркем җиңүгә үз өлешен кертергә тырыша. Безнең «Сабантуй» коллективы да әлеге эштән читтә калмады һәм үз өлешен кертте.  Бердәмлектә көч диләр бит! Ашлар әзерләү өчен азык-төлекләр, көн-күреш  кирәк – яраклары һәм зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү өчен марля салфеткалар ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International