Язгы каникул вакытында укучылар Саба туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Бу танып-белү экскурсиясе балалар өчен чын ачыш һәм каникул көннәрендә якты вакыйга булды.
Экскурсовод борынгы заманнардан башлап туган як тарихы турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Укучылар археологик табылдыклар: таш өчен эш кораллары, бизәнү әйберләре һәм төрле чорның эш коралларын күрделәр. Бигрәк тә борынгы бабаларыбызның көнкүрешенә багышланган бүлек тәэсирләндерде: борынгы эрләгечләр, агач савыт-сабалар, милли киемнәр һәм йорт кирәк-яраклары кешеләрнең моннан йөз еллар элек ничек яшәгәннәрен ачык итеп күрсәтте.
Экскурсия укучыларның күзаллауларын киңәйтеп кенә калмады, туган як тарихы белән дә кызыксыну уятты. Хәзер балаларның күбесе әти — әниләре белән музейларга ешрак йөрергә тели-каникуллар аларга яңа мавыгу бүләк иткән!